Тема во вложении
Заказать уникальную дипломную работу- 44 44 страницы
- 40 + 40 источников
- Добавлена 18.02.2016
- Содержание
- Часть работы
- Список литературы
- Вопросы/Ответы
Кереш 3
Беренче бүлек. М. Мәһдиев тормыш һәм иҗат юлы 5
Икенче бүлек М. Мәһдиев иҗатында авыл образы 17
Йомгак 33
Файдаланылган әдәбият 37
Кушымта 41
Сыерчыклар килгән көн – авылда бәйрәм көне. Моның ни хикмәте бардыр, халык нигә моңа шатлана, кем белгән?Хәтта авыл хатыннары да шәһәр хатыннары белән бик аерылалар: Авыл хатыннары белән сөйләшеп утырырга яртам мин. Алар тәкәллефсез була. Аларның күрешкән вакытта, күлмәкләрен дә, чәч-баш, кыяфәтләрен дә мактау мәҗбүри түгел... Авыл хатынының җилдә, кояшт янган беләк муеннары да “загар”га керми; шуҗа күрә дә аны телгә аласы түгелМинем бутен бәхетем - авылга кайткач, авыл хлкының сөләгәнен тыңлап утыру мөмкинлеге. Миң тыңлый беләм.Язучы элегрәк яшәгән авыл кешеләреннән рухи матурлык эзли һәм шул матурлыкны бүгенге кешеләргә дә җиткерергә тели. Чөнки аны бүгенге вылда гасырлар буе тупланып килгән йолаларын, гореф-гадәтләрнең онытылуы, хәзерге яшҗләрне, техниканы яхшырак үзләштерә барган саен, ата-баба һөнәрләреннән ераклаша баруы борчый. Хәзерге авыл малае, мәсәлән, ат җигә белми, чалгы саплый, печән чаба, кибән сала белми, мичкә ясау кебекне – әйтеп тә торасы юк.Г.М. Габделхакова әйткәнчә: “Үзе бәхиләшә торган авыл турында язганда автор уйлта да, көлдерә ә, елмаеп кына укыган җирдән кинәт кенә күзгә яшҗ, күңелгә моң тутыра”Әсәрдә күтәрелгән проблемаларның иң зурысы һәм әһәмиятлесе – туган тел проблемасы. Втор татарның бөтенлеге, туган телебезнең ныклыгы хәвефле хәлгә калуына борчыла. Элекке чабаталы авыл малаеның, еллар узгач үзенең кайдан чыкканын да онытып,дәрәҗәле урыннар алып, ярым-ярты исемен калдырып визит карточкалары эшләүләренә, үзләреннен телләренән, гадәтләреннән, татарлыкларыннан оялып яшәгән “шәһәрләшкән” хатыннарга җирәнеп, нәфрәтләнеп карый. Һәм үз замандашларына шулай әйтә: Әй, сез, яшҗлек хисләренә бирелеп, телегездән, динегездән ваз кичкән, туган җирегезне, карт аналарыгызны ташлап читтәге рәхәт тормышка алданган адәмнәр!”Автор туган җиренең үзе өчен бик кадерле икәненә, иҗаты өчен илһам чыганагы булы торуына басым ясый, туган туфрагында яшәвенә хзен бәхетле дип санавын белдерә: “Миңа яшәү, ибат итү өчен авылым суы, авылым һавасы кирәк. Шул авыл басуларының исе кирәк. Миңа көзен сентябрҗ кояшы астында моңсу камыл басуында тезелеп утырган салам эскертләре кирәк. Шул эскертләренең баш әйләндергеч исе кирәк”.М Мәһдиевнең авыл дөнясы белән бәйле күп төрле уй-кичерешләрен, омтылыш-теләкләрен чагылдырган “Бәхилләшү” гомумән бөтен иҗаты яңа заман татар прозасының иң күркәм сәхифәләреннән берсен тәшкил итә. Әсәрдә авыл турында быр җыллары белән бизәлгән. Мәсәлән, Хуш авылым минем яисә “Теше тальяның иске моңында авыл, аның тарихы ыңгыраша, авыл зенең үткәне, бүгенгесе белән хушлаша., елый-елый аерылыша иде .Бу әсәрдә М. Мәһдиев үзенең яшлеге, сабый чагы узган, әтисе-әнисе яшәгән авыл белән дә, татар халкының гореф-гадәтләре татар кешесенә генә хас сыйфатлар белән тәрбияләү, үз туган җирен ярату, табигатне ярату, хөрмәт итү, өлкәнне санлау, кечеләргә ярдәм итү кебек сыйфатлар белән хушлаша. Әлеге сыйфатлар бүгенге татар яшләрендә һәм язучы аңа кат-кат басым ясый шәһәргә киткән авы кешеләрендә юк, калмаган. Моны без Хәмит, Зариф, Фәләхетдин образларында күрәбез.Гомумиләштереп әйткәндә, М. Мәһдиевнең без караган әсәрләрендшә авторның фәлсәфи фикерләре, вакыйгаларның нәтиҗәсе бирелә. Мәсәлән, Исламгалинең малае Хәмид язган русча фикер йөртүле хатка һәм, гомумән, татар кешесенең, яшләренең бүгенге сөйләм, язу теленә мөнәсәттә әйтелгән “Менә бит ничек сөйләшәсе икән. Менә бит кулҗтуралы кеше ничек шәп сөйләшә ул. Дип, икенче бүлектә исә Сәмигулланың кешелекле мөнәсәбәтенә, аның улларының имансызлыгына бәйләп имән, каен агачлары мисалында болай ди: “Безнең буын күз алдында гына өч сугыш узып, анда күпме таза-ирләр-егетләр кырылды. Алар урынына Сәмигулла малайлары үсеп чыкты. Гомернең соңгы елларында.Мичкә ясарга имән юк, - дип зарланды ул, бичара. Хәер Сәмигулла үзе дә дөняда юк инде хәзер” дигән нәтиҗә, башка бүлекләрдә – “Мин нәрсәнедер югалтым бу минутта. Шулай итеп, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннен үзәгендә – кеше, аның рухи дөнясы, гадәти яшәеше, табигат белән бердәмлеге ята. М. Мәһдиев иҗатына азыкны туган ягы – Казан арты авылларыннан, аларның бай рухлы, изге күңелле кешеләреннән алып, хыялында баетып, тулыландырып, укучы күңеленә тирән үтемле әсәрләр тудыра алган. Үзе бәхилләшә торган авыл турында язгандаавтор уйлата да, көлдерә, елмаеп кына укыган җирдән кинәт кенә күзгә яш, күңелгә моң тутыра. М. Мәһдиев талантының үзенчәлекләреннән берсе шунда: тормыштагы гади генә булып күренгән күренешләргә – ипи салу, аш-су хәзерләү, печән чабу, ат җигү, бакчада үсеп утырган бәрәңге сабакларына, кошларның “сөйләшүенә”, яфракларның леперәвенә һәм башкаларга җар өрә белә. Шундый тормыш мәшәкатләре белән яшәүче кешеләрнең оригинал характерларын тудыра. Аның беренче карашка гадәти генә булып тоелган геройларының рухи байлыгына, тапкырлыгына, җорлыгына сокланасың.“Бәхилләшү” әсәренә М. Мәһдиевнең дөняга һәм кешегә, татар халкының үткәненә һәм киләчәгенә, татар кавеменең дәвамчысына карата үзенчәлекле карашлары чагылыш таба.Милли мәдәни традиөияләргә, ислам дине фәлсәфәсенә һәм кануннарына нигезләнепЯшәгән һәм үзәнчелекле бер микрокосм тәшкил иткән татар дөнясы Ватан сугышы алдыннан инде тамырдан үзгәргән, шартлатылган. Ләкин ныклы рухи нигезне Саклап калучылар һәм татар характерын, менталитетын үзгәртү юлында хезмәт итүчеләр белән ике арада яшерен каршылылык ятканлыгы ачык күренә. Бу көрәштә исән калу, үз асылыңны, бөтенлегеңне, җан тынычлыгыңны саклап калуның Төп чарасы үз карашың белән яшәү, үзенчә көн итү икәнен без Исламгали, Хәрниса, Нәзәһәт кебек геройлар мисалында күрәбез.Күренә ки, әсәр бүләкләрендә велосипед яки сбн туе турында гына түгел, бүлек кешенең Мәңгелек йорты хакында икәнен укучы алдан ук аңлап ала. Моның исә язучы-автор биргән эпиграф бер кат искәртсә, икенчесендә укучы әлеге образ белән һәм “авылыма кайтып күмегез” дигән гыйбарәләр белән бүлек ахырында очраша. Шушы бүлектә автор кешеләр, кем генә булса да, кайда гына яшәсә Дә, ничек кегә шаса, киенсә дә, - барысы да охшаш, тигез ди, чөнки “авылыма кайтарып күмегез” дип гозерләнәләр. Автор монда үзенең танышары Зарифны, Сәлихне, укучыга яхшы таныш булгн Исламгалинең улы Хәмитне искә ала. Димәк, төп идея үткән белән бүгенге арасында калган “югалган вакыт” дигән төшенчә белән дә бәйле. “Югалган вакыт” әсәрдә һәрдаим үзен сиздереп тора: автор аңа кабат-кабат кайта, яңа пешкән икмәк, яңа чапкан печән исләрен исни сыерчыкларның оя коруын, сесканнарның “хыянәтен” “күзәтә-күзәтә” кире кайта ул аларга. Йомгак итеп әйткәндә, М. Мәһдиев әсәрләрендә татар кешесенә генә хас, күзгә, зиһенгә бәрелеп, мөгез төсле алга чыгып тормаган бөртекләп җыйналган үзенчәлекләре, гасырлар түрендә бөреләнгән сыйфат билгеләрне туплап, саклап безгә китереп җиткергән олы җанлы кешеләр бизи. ЙомгакТатар тәнкыйте М.Мәһдиев-язучыны үткәнен сагынучы, татар авылының тарихта калган кичәге көнен җырлаучы дип атады. Әдәбият тарихы фәне әдәби әсәрдә геройларның балачак хатирәләреннән алып хәзергенең үткен каршылыклы күренешләренә кадәрге язмышын хис һәм мөнәсәбәт тарихы кебек гәүдәләндергән, үткәндәге якты-бәхетле яшәү рәвешен хәтердә торгызу мотивларын әдәби алымнар баеткан әсәрләрне сентименталь реализм агымына нисбәтләде. “Торналар төшкән җирдә”, “Бәхилләшү” әсәрләрендә үткәндәге тормыш аерым кешеләр өчен бүгенгедән әһәмиятлерәк яссылыкка куела, лирик геройларның эчке дөньяларыназаман үтеп керә, хис-мөнәсәбәтләр чор, иҗтимагый тәртипләр тәэсирендә хасил булалар, вакыт ягыннан тәртипле оешканлык, ретроспекция алымы үткәндәге психологик вакытка алып китә.М. Мәһдиев татар прозасының бик тә үзенчәлекле һәм кызыклы вәкиле. Г.Бәширов, А. Гыйләҗев буыны белән бәйләп торган кеше, татар прозаның сәнгатьче камиллеген күтәрешкән, аны яңа сыйфатлар белән баеткан язучы. Ул әдип буларак, чорның актуаль мәсьәләләрен, өлгергән проблемаларын таба белә. Әмма моның белән генә чикләнеп калмый, үзе күтәргән һәр мәсәләнең укучы конкрет җавабын һәм чишелешен дә табарга үзе тиеш. Бүгенге чынбарлык каршында каушап калып, бүгенге тормыш тудырган яңалыкларны һәм каршылыкларнына җитди адым ясый. Безнең прозаның үзенчәлекле һәм сәләтле бер вәкиле Мөхәммәт Мәһдиев үз иҗатында әнә шундый катлаулы һәм борылмалы, сикәлтәле юллар буйлап эзлексез алга бара.Шулай тоела, М. Мәһдиев даими рәвештә, бертуктаусыз өйрәнә торган үз темасы, мәнгелек китабы бар. Ул авыл тормышы, җир язмышы. Язучы һаман-һаман шулар турында, аларның язмышы өчен борчылып һәм уйланып яшәде. Шуңа күрә бер үк мәсьәләргә кабат-кабат әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. Әмма аның әсәрләрендә үзгәрешсез, нәкь шул көенчә кабатланган ситуацияләр һәм эпизодлар да, темалар, образлар һәм персонажлар юк диярлек. Автор аларны һаман ачыклый, көчәйтә һәм тирәнәйтә бара.Язучы-галим М.Мәһдиев исеме матбугатта 1960 елларның ахырларыннан очрый башлана. «Этюдлар» исемле беренче кыска хикәясе 1967 елны «Казан утлары» журналында басылган, ә тагын бер елдан 1968 дә «Казан утлары» битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» дип аталган беренче повесте күренә.Бу повесть укучыларга һәм әдәби тәнкыйтьчеләргә татар прозасындагы ниндидер бер яңалык итеп ачыла, ул йомшак лиризм, нечкә юмор, үзенчәлекле орнаментализм сугырылган. Хәзерге укучыга да якын бу әсәр, турындан-туры авыл тормышы монда сүрәтләнмәсә дә, Пед училиәеның укучырарының туган авылларының хас үзенчәлекләре ачыклана. Мөхәммәт Мәһдиевнең тагын бер иҗат җимеше - "Кеше китә - җыры кала" (1979) повесте. Аның үзәгендә – Бөек Ватан сугышы чорында татар авыл халкы язмышы. Шул авыр чакларда да “нәсел, авыл, туган җир исән булачак”. Бу мәсьәләләргә караган М. Мәһдиевнең тагын берничә әсәре дә булган "Фронтовиклар" ("Фронтовиклар", 1973; рус. пер "Зур җир астында, канаты", М., 1974) романы, "Каз канатлары" (1975) повесте, "Ут чәчәге" (1980), "Мәңгелек яз" (1982) романнары.Татар совет тәнкыйтьчеләре Мөхәммәт Мәһдиевне "туган як җырчысы" дигән исем куштылар. Чыннан да,язучы аеруча җылылык һәм мәхәббәт белән авыл турында яза.Сугыш һәм сугыштан соңгы татар авылына караган күзәтүләренең иң мөһим, иң әһәмиятлеләрен автор нигездә шушы әсәргә кертеп бетерә, аның авыл тормышы турындагы борчылу уйлануларның да иң зур һәм иң төп өлеше шушы повестҗләргә сыеп бетә диярлек мөмкин. Авылның хәлен биш бармагы кебек якыннан белгән автор, артык азапланмый гына, аның бүгенгесенә дә күчеп китә. Мәһдиевнең күпчелек геройлары – татар авыл кешешләре, автор аларга җитешсезлекләр һәм көчсезлек хисе булу мөмкинлекләрен сөйли, шулай да бу нык, тырышчан, көчле халык. Кайчагында автор үзе дә үз геройлары өстендә көлә, шуңа да карамастан аларның уңай якларын күбрәк чыгара. Иҗади үсештә М. Мәһдиевнең язу манерасы да үзгәрә, юмордан тыш, сатирик сызыклар барлыкка килә, лиризм белән беррәттән сентиментализм дә көчәя, сагыш, узган тормышн турында юксыну киңәя. Басым узган заманаларга ясала, аларда язучы "үз" дөньясын тоя, терәкне таба. "Торналар төшкән җирдә" (1983), "Бәхилләшү" (1990)повестләрендә узган замана кыйммәтләргә инвариант мотив булып тора, шулар белән бергә гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, көнкүреш детальләрен һ. б.Актуаль политик һәм җәмгыяви проблемаларга 1980 елда язылган "Борчулы өч көн" (1983) пьесасы Татар драма һәм комедия театры тарафыннан куелган. Сәфәрләрде алган тәэсирләр язмалар жанрындагы чагылыш тапканнар ("Җир йөзендә алты кыйтга", 1992); язучы чит тормышны үз тормышы белән чагыштырып анализлый, һәм шулар аркасында үз халкының рухи кыйммәтләр бәяли. Гомеренең соңгы елларында Мәһдиев мемуар өстендә эшли ("Ачы тәҗрибә", 1993) дип исемләнгән китап. Язучының әсәрләре берничә тапкыр бастрырлган, рус һәм башка телләргә күчерелгән.Шуннан соң иҗат ителгән күләмле әсәрләре – авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы колхоз чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны рәссам күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы «Фронтовиклар» (1972) романы, «Каз канатлары» (1975) романы, «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары. Ул әдәбиятмәйданына киогән елларда әдәби геройларны ике генә төркемгә бүлеп: гел уңай һәм гел тискәре итеп бирү тенденциясе шактый көчле иде. М.Мәһдиев исә тулы канлы, катлаулы характерлар, тормышчан образлар иҗат итү юлы белән барды. Ул гүзәллекне түбәннән күтәреп чыгара, безне җиргә карарга, татар авыл кешеләрнең матурлыгын гәүдәләндерерлек әйбәт кешеләрне гади авыл халкы арасыннан эзләргә өйрәтә. Аның хикәя-повестҗләрына, гомумән әдәбиятына хас җылылык, шигрият һәм лиризм хисе белән сугырылган. Шулар белән Мөхәммәт Мәһдиев татар әдәбиятында алгы сафына баса. прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасын тудыра. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы, шулар белән бергә авыл образы да бик үзенчәлекле итеп тасвирлана. Йомгаклап шундый нәтиҗәләр ясарга кирәк:М. Мәһдиев ХХ гасырның 2 нче яртысында иҗат иткән иң танылган язучылардан берсе. Аның гаиләсен фаҗигале язмыш узмаган, атасы мулла булып 1930-нчы елларда кулга алына, 1938 елда төрмәдә атып үтерелә. Атасыз калган кечкенә Мөхәммәт үз укуын дәвам итә. Югары уку йортында белем алгач, аспирантурага керә, күп еллар Казан университетында эшләгән, ә 60 нчы елларда укыту эше белән беррәттән әдәби әсәрләр дә яза башлый.М. Мәһдиевнең әсәрләрендә үз язу стиле бар. Беренчедән, ул авыл тормышының башкалар язмаган якларын, проблемаларын күтәреп чыга. Икенчедән, ул һәр сүзнең урынын, әдәби кыйммәтен төгәл белеп файдалан. Язучы сүзнең яңгырашына һәм тәэсир итү көченә дә зур әһәмият биргән. Аның әсәрләре җиңел укыла, теләсә кайсы образ җанлы булып күз алдына килеп баса. Иң тәэсирле һәм үтемле сүзләрне сайлап, аларны үткен юморга төреп бирә белгән язучы. М. Мәһдиев әсәрләрдә күп игтибар авыл тормышына багышланган. Ул сүрәтләгән татар авыр тормышында, язмышында бөтен ил кичергән олы һәм кечкенә шатлыклы һәм фаҗигале вакыйгалар чагыла, аерым кеше язмышлары күрсәтелә.“Без кырык беренче ел балалары”, “Кеше китә – җыры кала”, “Торналар төшкән җирдә”, “Бәхилләшү” төрле татар авыллары тасвирланса да, аларны барысыннын үзәгендәтатар авыл кешеләрнең язмышы тора. , чөнки Мәһдиевнең күпчелек геройлары – татар авыл кешешләре, автор аларга җитешсезлекләр һәм көчсезлек хисе булу мөмкинлекләрен сөйли, шулай да бу нык, тырышчан, көчле халык. Бу халыкка нигезләнеп татар авылы яши, үз традицияләрен, йолаларын дәвам итә. Файдаланган әдәбиятӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Алеева Ә.Х. Сәяхәтнамәләр жанры үсешендә Мөхәммәт Мәһдиев юлъязмалары һәм аларның сәнгатьчә эшләнеше // Әдәби мирас һәм текстология : (мәкаләләр җыентыгы). Казан, 2008 . 68-81б.Билалов М.Ю. Сагышлы хәтер : [Язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 70 ел] // Мирас. 2000 . N4 . Б.11-18 Габделхакова Г.М. М. Мәһдиевнең"Бәхилләшү" повестеның төп проблематикасы // Тел, әдәбият һәм халык иҗаты мәсьәләләре = Проблемы языка, литературы и народного творчества. Казан, 2000. Б.197-200.Габдулхакова Г.М. Мөхәммәт Мәһдиевнең татар әдәбияты тарихы өлкәсендәге гыйльми эшчәнлек // Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии : (взгляд молодых ученых и аспирантов). Казань, 2012 . Вып.1. Б. 258-261.Габдулхакова Г.М. Автобиографик әсәрләрдә жанр үзенчәлеге // История России и Татарстана: итоги и перспективы энциклопедических исследований. Казань, 2012 . Б. 243-248.Гайнуллина Г.Р.М.Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" повестенең сюжет структурасы // Фәнни язмалар / Казан дәүләт университеты, татар филологиясе һәм тарихы факультеты . Казан, 2011. 40-46б.Галиуллин Т.Н.Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы: роман-эссе . Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012 . 191 б. Гәрәев М.Торналар төшкән җирдә // Мәдәни җомга. 2000 . 14 июль(N28). Б.12.Гыйләҗев А.Сайланып чыккан сүзләр // Идел. Казань, 2004. №2 . Б.68-72 Заһидуллина Д.Ф. Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев (1930 - 1995); Ф.ред.Т.Н.Галиуллин . Казан : Казан. ун-ты нәшр., 2003 . 27б. Гайнуллина Г.Р. 1960-1980 еллар татар прозасы тарихы (II кисәк): Уку-укыту ярдәмлеге. Казан: Ихлас, 2012. 90 б. Гарифуллин В. Чын халыкчан публицист (М. Мәһдиев публицистикасының тел үзенчәлекләре) // Тонус.Казань., 2005 . № 11. С. 23-29.Гайфуллина Ф.Ә. Мөхәммәт Мәһдиевнең публицистик эшчәнлеге // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре : төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март). Казан, 2012 .21-24б.Гарифуллин Д. Мөхәммәт Мәһдиев шәҗәрәсе // Эхо веков = Гасырлар авазы. Казань, 2007. №1 . Б. 261-265.Гыйбадуллина Л.Ф. М.Мәһдиев хезмәтләрендә Гали Рәхим // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре : төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март) . Казан, 2012 . 29-31б.Загидуллина Д.Ф.Формирование орнаментального стиля в татарской литературе 1960-1980-х гг. (на примере творчества М. Магдеева) // Научный Татарстан . Казань, 2015 . №1 . С. 54-64.Закирҗанов Ә.М. М.Мәһдиев - әдәби тәнкыйтьче // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре : төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март). Казан, 2012 . 32-35б.Зарипова Р.С. Мөхәммәт Мәһдиевнең әдәбият белеме өлкәсендәге эшчәнлеге // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре : төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март) . Казан, 2012 . 36-39б. М.Мәһдиев турында замандашлары. Казан, 2004.Мәһдиев М."Инде үлсәм дә була..." : Көндәлек сәхифәләре / М. Мәһдиев ; Г. Хәсәнова кереш сүзе б-н // Казан утлары. Казань., 2006 . №11 . Б.170-173 ; 2006 . №12 . Б.162-165 ; 2007 . №1 . Б.164-172 Медведева А.Н.Мөхәммәт Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" повестенда хикәяләү юллары // Студентлар фәнни эзләнүдә . Казан, 2009 42-46б.Миңнуллин Ф. Яшлекне сагыну // Балта явызлар кулында. Казан, 1994Мөхәммәдиев Р. Гадиләр, гадатиләр // Якутлар табыладыр вакыт белән. Казан, 1983Мөхәммәт Мәһдиев: язучы турында замандашлары . Казан : Татар. кит. нәшр., 2004 . 144 б. Мәһдиев М.Сайланма әсәрләр 3 томда. Казан, 1995-96.Мәһдиев, Мөхәммәт. Соңга калган остазлар // Идел. Казань, 2007 . №4. Б. 24-29 .Мәһдиев М.Шигырьләр // Идел. Казань, 2007 . №11 .Б. 22-23. Нәкыйпов Ф.Тарихыбызга игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк! // Идел. 2000 . N2 . Б.42-43. Сепперова Р.М.Мәһдиев әсәрләрендә җыр символы // Мәгариф. 2001 . №7 . Б.14-16 .Татар энциклопедиясе 4 том., Казан, 2004.Таһиров И.Ул һәрвакыт безнең арада // Мирас. Казань., 2005 . № 11. Б.10-14 Хайруллина А.Д. "Кеше китә - җыры кала" (о создании музея м. Магдеева) // Ежегодник-2000 . 2001. С. 88-91.Фәттахов И. Көлә белеп көлә иде: (М.Мәһдиев әсәрләрендә юмор) // Мәгариф. 1999 .№ 4 . Б.22-23.Фәттахов И.Лирик повестьлар остасы : [М.Мәһдиевнең тууына 70 ел] // Мәгариф. 2000 . №12 .Б.17-18 Фәттахов И.Ф. Безнең авыл энциклопедиясе : (М.Мәһдиевнең иҗат портретына эскизлар) // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре : төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март) . Казан, 2012 . 66-80б.Фәттахов И.Ф. Безнең авыл энциклопедиясе : (М.Мәһдиевнең иҗат портретына эскизлар) // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре : төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март) . Казан, 2012 . 66-80б.Шайбакова А.Р.Особенности языковой художественной картины мира в повести М. Магдеева "Кеше китә - җыры кала" // Диалектология, история и грамматическая структура тюркских языков: материалы Междунар. тюркол. конф. Казань, 2011 . С. 194-196.Шәйхелисламов З. Үткәннәрне хатлар да ача : (М.Мәһдиев архивы буенча) // Әдәби мирас һәм текстология / Татарстан Респ. Фәннәр акад., Г. Ибраһимов исем. Тел, әд. һәм сәнгать ин-ты. Казан, 2011 . Чыг. 2 . 121-128б.Шәмсутова А.М.Мәһдиев иҗатына бер караш // Казан утлары. Казань, 2003. №12 . Б.137-142 .КушымтаСикертән авылының 1884 елгы метрикә дәфтәренең “Вөҗүдкә килгәннәр” сәхифәсе. Өченче юлы Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сонгатулланың тууы турында мәгълумат саклый. ТМА, 4 ф., 608 еш, 10б.Мәһдиев шәҗәрәсе.
2. Алеева Ә.Х. Сәяхәтнамәләр жанры үсешендә Мөхәммәт Мәһдиев юлъязмалары һәм аларның сәнгатьчә эшләнеше // Әдәби мирас һәм текстология : (мәкаләләр җыентыгы). Казан, 2008 . 68-81б.
3. Билалов М.Ю. Сагышлы хәтер : [Язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 70 ел] // Мирас. 2000 . N4 . Б.11-18
4. Габделхакова Г.М. М. Мәһдиевнең "Бәхилләшү" повестеның төп проблематикасы // Тел, әдәбият һәм халык иҗаты мәсьәләләре = Проблемы языка, литературы и народного творчества. Казан, 2000. Б.197-200.
5. Габдулхакова Г.М. Мөхәммәт Мәһдиевнең татар әдәбияты тарихы өлкәсендәге гыйльми эшчәнлек // Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии : (взгляд молодых ученых и аспирантов). Казань, 2012 . Вып.1. Б. 258-261.
6. Габдулхакова Г.М. Автобиографик әсәрләрдә жанр үзенчәлеге // История России и Татарстана: итоги и перспективы энциклопедических исследований. Казань, 2012 . Б. 243-248.
7. Гайнуллина Г.Р. М.Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" повестенең сюжет структурасы // Фәнни язмалар / Казан дәүләт университеты, татар филологиясе һәм тарихы факультеты . Казан, 2011. 40-46 б.
8. Галиуллин Т.Н. Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы: роман-эссе . Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012 . 191 б.
9. Гәрәев М.Торналар төшкән җирдә // Мәдәни җомга. 2000 . 14 июль(N28). Б.12.
10. Гыйләҗев А. Сайланып чыккан сүзләр // Идел. Казань, 2004. №2 . Б.68-72
11. Заһидуллина Д.Ф. Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев (1930 - 1995); Ф.ред.Т.Н.Галиуллин . Казан : Казан. ун-ты нәшр., 2003 . 27б.
12. Гайнуллина Г.Р. 1960-1980 еллар татар прозасы тарихы (II кисәк): Уку-укыту ярдәмлеге. Казан: Ихлас, 2012. 90 б.
13. Гарифуллин В. Чын халыкчан публицист (М. Мәһдиев публицистикасының тел үзенчәлекләре) // Тонус. Казань., 2005 . № 11. С. 23-29.
14. Гайфуллина Ф.Ә. Мөхәммәт Мәһдиевнең публицистик эшчәнлеге // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре : төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март). Казан, 2012 .21-24б.
15. Гарифуллин Д. Мөхәммәт Мәһдиев шәҗәрәсе // Эхо веков = Гасырлар авазы. Казань, 2007. №1 . Б. 261-265.
16. Гыйбадуллина Л.Ф. М.Мәһдиев хезмәтләрендә Гали Рәхим // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре : төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март) . Казан, 2012 . 29-31б.
17. Загидуллина Д.Ф. Формирование орнаментального стиля в татарской литературе 1960-1980-х гг. (на примере творчества М. Магдеева) // Научный Татарстан . Казань, 2015 . №1 . С. 54-64.
18. Закирҗанов Ә.М. М.Мәһдиев - әдәби тәнкыйтьче // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре : төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март). Казан, 2012 . 32-35б.
19. Зарипова Р.С. Мөхәммәт Мәһдиевнең әдәбият белеме өлкәсендәге эшчәнлеге // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре : төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март) . Казан, 2012 . 36-39б.
20. М.Мәһдиев турында замандашлары. Казан, 2004.
21. Мәһдиев М. "Инде үлсәм дә була..." : Көндәлек сәхифәләре / М. Мәһдиев ; Г. Хәсәнова кереш сүзе б-н // Казан утлары. Казань., 2006 . №11 . Б.170-173 ; 2006 . №12 . Б.162-165 ; 2007 . №1 . Б.164-172
22. Медведева А.Н. Мөхәммәт Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" повестенда хикәяләү юллары // Студентлар фәнни эзләнүдә . Казан, 2009 42-46б.
23. Миңнуллин Ф. Яшлекне сагыну // Балта явызлар кулында. Казан, 1994
24. Мөхәммәдиев Р. Гадиләр, гадатиләр // Якутлар табыладыр вакыт белән. Казан, 1983
25. Мөхәммәт Мәһдиев: язучы турында замандашлары . Казан : Татар. кит. нәшр., 2004 . 144 б.
26. Мәһдиев М.Сайланма әсәрләр 3 томда. Казан, 1995-96.
27. Мәһдиев, Мөхәммәт. Соңга калган остазлар // Идел. Казань, 2007 . №4. Б. 24-29 .
28. Мәһдиев М.Шигырьләр // Идел. Казань, 2007 . №11 .Б. 22-23.
29. Нәкыйпов Ф. Тарихыбызга игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк! // Идел. 2000 . N 2 . Б.42-43.
30. Сепперова Р.М.Мәһдиев әсәрләрендә җыр символы // Мәгариф. 2001 . №7 . Б.14-16 .
31. Татар энциклопедиясе 4 том., Казан, 2004.
32. Таһиров И. Ул һәрвакыт безнең арада // Мирас. Казань., 2005 . № 11. Б.10-14
33. Хайруллина А.Д. "Кеше китә - җыры кала" (о создании музея м. Магдеева) // Ежегодник-2000 . 2001. С. 88-91.
34. Фәттахов И. Көлә белеп көлә иде: (М.Мәһдиев әсәрләрендә юмор) // Мәгариф. 1999 .№ 4 . Б.22-23.
35. Фәттахов И.Лирик повестьлар остасы : [М.Мәһдиевнең тууына 70 ел] // Мәгариф. 2000 . №12 .Б.17-18
36. Фәттахов И.Ф. Безнең авыл энциклопедиясе : (М.Мәһдиевнең иҗат портретына эскизлар) // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре : төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март) . Казан, 2012 . 66-80б.
37. Фәттахов И.Ф. Безнең авыл энциклопедиясе : (М.Мәһдиевнең иҗат портретына эскизлар) // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре : төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март) . Казан, 2012 . 66-80б.
38. Шайбакова А.Р.Особенности языковой художественной картины мира в повести М. Магдеева "Кеше китә - җыры кала" // Диалектология, история и грамматическая структура тюркских языков: материалы Междунар. тюркол. конф. Казань, 2011 . С. 194-196.
39. Шәйхелисламов З. Үткәннәрне хатлар да ача : (М.Мәһдиев архивы буенча) // Әдәби мирас һәм текстология / Татарстан Респ. Фәннәр акад., Г. Ибраһимов исем. Тел, әд. һәм сәнгать ин-ты. Казан, 2011 . Чыг. 2 . 121-128б.
40. Шәмсутова А.М. Мәһдиев иҗатына бер караш // Казан утлары. Казань, 2003. №12 . Б.137-142 .
Вопрос-ответ:
Какие темы вложены в эту книгу?
В эту книгу вложены темы о духовности, активности и особой жизни.
Какие идеи и образы присутствуют в этой книге?
В этой книге присутствуют идеи и образы о шатлании, кемал-те бардыр, хатыннары и многие другие.
Какая информация содержится в книге?
В книге содержится информация о духовности, активности, особой жизни, идеях и образах.
Какие советы даются в этой книге?
В этой книге даются советы о шатлании, кемал-те бардыр, хатыннары и другие советы по достижению успеха и счастья.
Какие эмоции вызывает эта книга?
Эта книга вызывает разнообразные эмоции: вдохновение, радость, смущение, задумчивость и другие.
Что входит в комплект товара?
В комплект товара "Тема во вложении Эчт лек Кереш3 Беренче б лек М М диев тормыш м и ат юлы5 Икенче б лек М М диев и атында авыл образы17 Йомгак33 Файдаланылган д бият37 Кушымта41 Сыерчыклар килг н к н авылда б йр м к не Моны ни хикм те бардыр халык ниг мо а шатлана кем белг н Х тта авыл хатыннары да ш р хатыннары бел н бик аерылалар Авыл хатыннары бел н с йл шеп утырырга яртам мин Алар т к ллефсез була Аларны к решк н вакытта к лм кл рен д ч ч баш кыяф тл рен д мактау м б ри т гел" входит все необходимое для использования товара. Это включает в себя: кереш, мактаб, хатыннары и другие компоненты.
Какие функции имеет этот товар?
Товар "Тема во вложении Эчт лек Кереш3 Беренче б лек М М диев тормыш м и ат юлы5 Икенче б лек М М диев и атында авыл образы17 Йомгак33 Файдаланылган д бият37 Кушымта41 Сыерчыклар килг н к н авылда б йр м к не Моны ни хикм те бардыр халык ниг мо а шатлана кем белг н Х тта авыл хатыннары да ш р хатыннары бел н бик аерылалар Авыл хатыннары бел н с йл шеп утырырга яртам мин Алар т к ллефсез була Аларны к решк н вакытта к лм кл рен д ч ч баш кыяф тл рен д мактау м б ри т гел" обладает несколькими функциями. Он может использоваться в качестве средства для обучения, развлекательного инструмента и средства передачи информации.
Что входит в комплектацию товара?
В комплектацию товара входят Эчт лек Кереш3 Беренче б лек М М диев тормыш м и ат юлы5 Икенче б лек М М диев и атында авыл образы17 Йомгак33 Файдаланылган д бият37 Кушымта41 Сыерчыклар килг н к н авылда б йр м к не Моны ни хикм те бардыр халык ниг мо а шатлана кем белг н Х тта авыл хатыннары да ш р хатыннары бел н бик аерылалар Авыл хатыннары бел н с йл шеп утырырга яртам мин Алар т к ллефсез була Аларны к решк н вакытта к лм кл рен д ч ч баш кыяф тл рен д мактау м б ри т гел.